ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Югары Осланда гражданнарны кабул итә

Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүматны 8(843) 221-74-14, 8-9600-39-46-26 телефоннары аша алырга мөмкин

 (Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев Югары Осланда гражданнарны кабул итә, диелә ведомство матбугат хезмәте хәбәрендә.

Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүматны 8(843) 221-74-14, 8-9600-39-46-26 телефоннары аша алырга мөмкин.

Очрашу урыны: Югары Ослан авылы, Медгородок урамы, 1 нче йорт.