Татарстанда сәнәгать предприятиесенә һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнүләр булды

Һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү өчен барлыгы 279 кеше һәм 80 берәмлек техника җәлеп ителгән. 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкасы узды. Өйрәнүләр сценарие буенча, «Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе»нә һавадан һөҗүм итү нәтиҗәдә предприятиенең 300 хезмәткәре хәрабәләр астында калган. 23 кеше үлгән, тагын 141 кеше имгәнгән.

Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар урында тикшерү үткәргән, янгынны ликвидацияләгәннәр һәм зыян күрүчеләрне эзләргә тотынганнар. Блокировкада калган корылмага кислород бирелгән, зыян күрүчеләрне хәрабәләр астыннан алганнар, медицина ярдәм күрсәткәннәр һәм хастаханәгә китергәннәр.

Һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү өчен барлыгы 279 кеше һәм 80 берәмлек техника җәлеп ителгән.