Мәскәү районының өч урамындагы йортта су бетәчәк

Казанлылар су китертүгә гариза калдыру өчен 7 (843) 231-62-60 номеры буенча шалтырата ала.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 8 октябрьдә Казанның Мәскәү районындагы кайбер йортларда вакытлыча су сүндереләчәк. Су бер тәүлектән соң — 9 октябрьдә иртәнге сәгать 9 да биреләчәк .

Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чаралар суүткәргечне кисеп ялгау өчен кабул ителә. Серов урамындагы 51нче йорт, Энергетиклар урамы буенча 1нче йорт, 1 корпус 2, 7 һәм 9нчы, 11/51 йортлар сусыз калачак.

Әлеге йортларда яшәүчеләргә алдан ук су запасы җыярга кирәк, дип хәбәр итә «Водоканал». Шулай ук казанлылар су китертүгә гариза калдыру өчен 7 (843) 231-62-60 номеры буенча шалтырата ала.