Казанда мохтаҗлар өчен ике тоннадан артык җылы кием җыелган

«Яхшы куллар» әйберләр кабул итүнең тагын бер даими пункты Восстание урамы, 59 адресы буенча эшли.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Узган ял көннәрендә Казанның 500дән артык кешесе мохтаҗлар өчен әйберләр җыю буенча хәйрия акциясендә катнашты. Казанлылар ике тоннадан артык җылы әйберне иганә итеп бирде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар кабул итү пунктына өске кием, аяк киеме, балалар киемнәре, куртка, пальто алып килделәр. Рәхмәт йөзеннән һәркем фонд һәм аның партнерларыннан символик бүләкләр алды.

Җыелган әйберләр сортланачак һәм мохтаҗларга Калинин урамы, 3 адресы буенча урнашкан «Яхшы куллар» складының кабул итү һәм бирү пунктына тапшырылачак. Ел саен 12 меңнән артык кеше биредә кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләр ала.

«Яхшы куллар» әйберләр кабул итүнең тагын бер даими пункты Восстание урамы, 59 адресы буенча эшли. Дүшәмбедән шимбәгә кадәр биредә, фасонына һәм размерына карамастан, теләсә нинди яхшы хәлдәге чиста әйберләрне кабул итәләр, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте.