Яшел Үзәндә өлкәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе була

Һәр килүчегә хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, һөнәр сайлау мәсьәләләре буенча консультация бирәләр.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 6 октябрьдә Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшенә җитүчеләр һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсус вакансияләр ярминкәсе узачак. Бу хакта «Новости Зеленодольска» яза.

Һәр килүчегә хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, һөнәр сайлау мәсьәләләре буенча консультация бирәләр. Шулай ук эш эзләүчеләр предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән эшкә урнаштыру мөмкинлеге турында әңгәмә кора ала. Моннан тыш, гражданнар белән Россия Пенсия фонды һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре дә сөйләшәчәк.

Чарада «Кан басымыңны үлчә» акциясе үткәреләчәк. Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге белгечләре барлык теләүчеләрнең кан басымын үлчәячәк.

Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр бушлай. Тулырак мәгълүмат өчен 8 (843) 715-54-02 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Чара иртәнге сәгать унда башлана.