Татарстан буенча Росреестр идарәсе республика эшкуарлары өчен туры эфир үткәрә

Экспертлар бизнес вәкилләре белән 8 октябрьдә «Инстаграм» социаль челтәрендә аралашачак.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан буенча Росреестр идарәсе кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен туры эфир үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«8 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе „Инстаграм“ социаль челтәрендә кече һәм урта бизнес вәкилләре, шул исәптән шәхси эшкуарлар өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча туры эфир үткәрә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

ТР буенча Росреестр эксперты эшкуарлар өчен күчемсез милекне теркәү сроклары һәм документлар тапшыру алымнары турында сөйләр дип көтелә. Моннан тыш, кече һәм урта бизнес субъектларына коммерция эшчәнлеген өчен күчемсез милек сатып алган вакытта нәрсәгә игътибар юнәлтергә кирәклеген аңлатачаклар.

Эфир ТР буенча Росреестр аккаунтында (@rosreestr_tatarstana) узачак. Сорауларны инде хәзер үк Директта бирергә мөмкин.