Россиядә машинаны газонда калдырган өчен штраф салырга тәкъдим иттеләр

Административ хокук бозулар турында яңа кодексның бер маддәсендәге проект нигезендә, штрафның күләме 1,5-3 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Административ хокук бозулар турында яңа кодекс автомобильне газонда калдырган һәм аннан барган өчен машина йөртүчене 1,5-3 мең сум күләмендә штрафка тартуны күздә тота. 16.9нчы маддә («Территорияләрне төзекләндерү өлкәсендәге таләпләрне бозу») проектында шул турыда сүз бара. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Машина хуҗаларын автомобильләрен «балалар уен һәм спорт мәйданчыкларында, спорт-уен комплекслары һәм ял мәйданчыкларында, газоннар, чәчәк түтәлләре һәм башка яшел территорияләрдә» калдырган өчен штрафка тарту күздә тотыла, диелә документ текстында.

Моннан тыш, әлеге маддә автомобильне тиешле булмаган урында юган, шулай ук иске, йөрми торган машинаны ишегалдында калдырган өчен 1-3 мең сум күләмендә штраф салуны күздә тота.