Профсоюзлар федерациясе Александр Васильевның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Александр Анатольевич шәһәрнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты, үзенең күпкырлы тәҗрибәсен яшь буынга тапшырды.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең берләштерелгән беренчел профсоюз оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Васильев Александр Анатольевичның вакытсыз вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

Шундый гаҗәеп кеше, энергиясе ташып торган һәм зирәк җитәкченең арабыздан китүенә ышануы да кыен.

Татарстанның профсоюзлар хәрәкәте аны үз эшенең остасы, белемле җитәкче буларак югары бәяләде. Ул үзенең бөтен гомерен туган предприятиесе һәм профсоюзлар хәрәкәтенә багышлады, хезмәт коллективы һәм хезмәт ияләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклады. Шәһәрнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты, үзенең күпкырлы тәҗрибәсен яшь буынга тапшырды.

Александр Анатольевич белемле, таләпчән һәм инициативалы җитәкче, яхшы оештыру сәләтенә ия кеше иде. Профсоюз эшендә аның кешелек сыйфатлары аеруча ачык чагылды, ул хезмәт ияләре һәм эш буенча коллегаларының йөрәгенә юл таба, коллективны туплый белде.

Александр Анатольевичны якыннан белгән һәркем аны ярдәмчел, позитив, принципиаль һәм намуслы кеше буларак исендә калдырачак.

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе ихлас күңелдән Александр Анатольевичның хезмәттәшләре, гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Е.И.Кузьмичева.