Айдар Метшин укытучысын һөнәри бәйрәме белән котлады

Район башлыгы видеоязманы инстаграмдагы битендә урнаштырган.

(Казан, 6 октбрь, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин укытучысын һөнәри бәйрәме белән котлады. Район башлыгы видеоязманы инстаграмдагы битендә урнаштырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Валентина Долгашева гомере буе математика укытучысы булып эшләгән, берничә буын укучылар тәрбияләгән. 1993 елдан ул 25нче гимназия директорының укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли.