Йөк ташучы туристларга аэропортта багажны ничек сакларга кирәклеген сөйләде

Чемоданга исемең язылган карточканы беркетергә кирәк, югалган очракта табарга ярдәм итәчәк.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Аэропортта эшләүче йөкче, исемен атарга теләмичә, туристларга үз багажларын тулысынча саклап калырга һәм аны билгеләү пунктында алырга ярдәм итүче кайбер серләрне ачты, дип белдерә Express. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Йөк берничә булса, чемоданнар бергә калсын өчен, аэропорт хезмәткәре бер үк төрле багаж алырга тәкъдим итә. Әлбәттә, йөкчеләр аларны бер төстә булган өчен янәшә куймый, ә бер үк төрле күләмдә булганнар бергә җайлырак куела.

Шулай ук эксперт сүзләренчә, 25 килограммнан артык авырлык булсын өчен чемоданны дыңгычлап тутырырга кирәкми. «Авыр сумкаларны автомобиль багажнигына салырга туры килгәндә үзегезнең дә ачуыгыз килә. Күз алдыгызга китерегез, әгәр дә 200 тапкыр рәттән шулай эшләргә кирәк булса, - дип аңлата ул. – Авыр булганлыктан кайчак без аларны, сак буласы урында, ыргытабыз гына».

Шулай ук белгеч алыштырыла торган тоткыч белән ныклы чемодан алырга киңәш итә. Аңа исемең язылган карточканы беркетергә кирәк. Тик шул ук вакытта алдагы сәяхәтләрдән калган барлык биркаларны да алып куярга кирәк, чөнки алар аркасында чемодан дөрес булмаган рейс белән китәргә мөмкин. Ә исем язылган карточка, йөк югалган очракта, аны табарга ярдәм итәчәк.

Британия аэропорты вәкиле югалган багажның бөтенесе дә табылмый, дип сөйләде. Ихтыяҗ булмаган сумкалар аэропортта 90 көн саклана, ә аннары аларны ташлыйлар.