6 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Идел-йорт" фестивален Мөслим халык театры ачты, Татарстанда уртача җылы һава торышы саклана, Зәкия Туишевага мемориаль таш куелды.

Әлмәт театрының режиссеры булган Зәкия Туишевага мемориаль таш куелды / Танылган театр режиссеры, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Таишева 2018 елның декабрендә 98 яшендә вафат булган иде.

Галимнәр чи яшелчәләрнең зыяны турында сөйләде / Экспериментлар чи яшелчәләрнең пешергәннәргә караганда файдалы микрофлоралар санын күбрәк киметүен күрсәткән.

Кулланучылар хокукларын яклау хезмәте грипп белән авырмас өчен киңәшләр бирде / Авырмас өчен алдан ук прививка ясатырга, авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кермәскә, кеше күп җыелган урында булмаска киңәш ителә.

Татарстанда 6 яшьлек бала һәлак булган трассадагы һәлакәт видеога эләккән / Кичә көндез республиканың Лениногорск районында үлем-китем очрагы теркәлгән.

«Нефтехимик»ның элеккеге хоккейчысы 29 яшендә яман шештән вафат булды / Самвел Мнацян ел дәвамында авыруга каршы көрәште.

"Идел-йорт" фестивален Мөслим халык театры ачты / "Идел-йорт" төбәкара халык театрлары фестиваленең финалына унике спектакль чыккан.

Спорт министры «Милләтләр кроссы-2019»да җитәкчеләр йөгерешендә икенче килде / Владимир Леоновны Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин узып китте.

Янгиров: Узышлар былтыргыдан ике тапкыр күбрәк спортчы җыйды / Вадим Янгиров ярыммарафон һәм «Милләт кроссы»ның бер үк вакытта оештырылуының уңай нәтиҗәсен билгеләп үтте.

Татарстанда уртача җылы һава торышы саклана / Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак.