Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Стипендия дә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә артачак
Татарстан финанс министрлыгы киләсе ел бюджет планы белән таныштырды.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Студентларның стипендиясе, инфляцияне искә алып, 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
Ул депутатларны 2018 елга һәм 2019-2020 ел план өлешенә бюджет проекты белән таныштырды. Аның сүзләренчә, стипендияләр артуы 2018 елның 1 сентябреннән планлаштырыла.
Моннан тыш, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә 4 процентка артыр дип көтелә. «Калган чыгымнар исә 2017 ел дәрәҗәсендә калачак», - диде урынбасар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз