Сәламәтлек саклау министрлыгы җенес үзгәртүне раслаган белешмәнең проектын әзерләгән

Белешмә табиб комиссиясе карары нигезендә генә биреләчәк.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы җенес үзгәртүне раслаган медицина белешмәсе проектын булдырган. Әлеге документ хокукый проектлар порталында фикер алышу өчен урнаштырылган, дип яза ТАСС агентлыгы.

Сәламәтлек саклау министрлыгы проекты буенча, белешмә табиб комиссиясе карары нигезендә генә биреләчәк. Җенес алыштыру табиб-психиатр күзәтүеннән соң гына башкарылачак. Күзәтү вакыты ел ярымнан да ким булмаска тиеш.

Әгәр табиб комиссиясе уңай нәтиҗә чыгарса, пациентка тиешле үрнәк буенча белешмә биреләчәк. Аны Гражданнар хәле актларын теркәү бүлегенә документларны алмаштыру өчен тапшырырга мөмкин булачак.

Хәзерге вакытта шәхесне раслаучы документларга үзгәрешне суд карары нигезендә генә кертергә мөмкин.