Россия халкының яртысы илдәге икътисади вазгыятьтән канәгать

“Иҗтимагый фикер” фонды илдә яшәүчеләрнең 51 проценты икътисади вазгыятьне канәгатьләнерлек дип санавын ачыклаган.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Россия халкының яртысыннан артыгы илдә икътисади вазгыятьне канәгатьләнерлек дип санавын белдергән. “Иҗтимагый фикер” фонды уздырган сораштыруда  51 процент шулай дип җиткергән.

Респондентларның тагын 39 проценты илдә икътисади вазгыятьне начар дип, сораштырылучыларның 6 проценты исә киресен раслый, дип китерә “РИА Новости”.

Өчтән бере (36 проценты) илдә икътисади хәл үзгәрмәвен, 32 проценты начарлануын, респондентларның 25 проценты уңай карашта булуын әйткән.

Шулай ук 59 проценты акча курсын күзәтмәвен һәм шул ук вакытта россиялеләрнең 40 проценты ил валютасының торышы белән кызыксынуын белдергән. “Иҗтимагый фикер” фонды мәгълүматлары буенча, сораштырылучыларның 52 проценты ил акчасы курсы үсеше Россия икътисады өчен файдалы булуын, ә 31 проценты бу мәсьәләдә җавап бирүдә кыенсынуын хәбәр иткән. Шул ук вакытта 17 проценты курсның төшүе файдага булуын җиткергән.

Сораштыру 30 сентябрь – 1 октябрь көннәрендә 104 торак пунктта үткәрелгән, анда 1,5 мең респондент катнашкан.

Сентябрь аенда Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге россиялеләрнең 63 процентының бернинди җыйган акчасы булмавы турында мәгълүмат бастырган. Фәкыйрь булып яшәмәс өчен айлык оптималь керем 105 мең сум күләмендә булырга тиеш, дип санаган сораштырылучыларның күпчелеге.