Республиканың ¼ оешмасы чыгымлы дип табылган

Татарстанда ваклап сату өлкәсендә быел керем 381,3 млрд сум дип исәпләнә.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Татарстанда быел ваклап сату өлкәсендә керем 381,3 млрд сум дип исәпләнә. 2021 елда аның күләме 455 млрд сумнан артып китәчәк, дип фараз кылды бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.

Утырышта депутатлар 2018 елга һәм 2019-2020 еллар план өлешенә бюджет проекты буенча фикер алышты.

«Шулай булуга да карамастан, быелның 7 аена булган нәтиҗәләр буенча, республикадагы ¼ оешмаларның эше чыгымлы булуын күрсәтә. Шунлыктан, оешмаларның финанс хәленә бәйле рәвештә, минстрлыклар белән эш алып барылачак», - диде министр урынбасары.