Разил Вәлиев: Конституциядән соң, бюджет – иң мөһим канун

Парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырыш уздыра.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың 2018 елга һәм 2019-2020 елгы план өлешенә бюджет проекты карала.

"Конституциядән соң иң мөһиме – бюджет. Аңардан башка бер генә канун да гамәлгә ашырылмый. Шуңа да без бу мәсьәләгә аеруча да җитди карыйбыз", – диде комитет рәисе Разил Вәлиев. Утырышта комитет әгъзаларыннан тыш, республиканың финанс һәм икътисад министрлары урынбасарлары да катнаша.