Ноябрь бәйрәмнәрендә Казаннан Мәскәүгә өстәмә поездлар билгеләнгән

Татарстан башкаласыннан поездлар 5 һәм 6 ноябрьдә китәчәк.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Ноябрь бәйрәмнәрендә Казан белән Мәскәү арасында өстәмә поездлар билгеләнгән. Әлеге рейсларга билетлар сатуга чыккан инде. Бу хакта Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәтенә сылтама белән шәһәр мэриясенең рәсми порталы җиткерде.

Әлеге хәбәрдән аңлашылганча, 206/205 номерлы Мәскәү – Казан поезды Мәскәүдән 2 ноябрьдә, Казаннан 5 ноябрьдә кузгалачак. 4 ноябрьдә Мәскәүдән, ә 6 ноябрьдә Казаннан 276/275 номерлы поезд юл ала.