Казан танк училищесында "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне" акциясе үтте

Чарага Казан уку йортларында, кадет классларында укучылар, "Яшь армия" хәрәкәте катнашучылары чакырылган иде.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Бүген Казан югары хәрби команда (танк) училищесында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» дип аталган социаль-патриотик акция үтте. Хәрби хезмәт белән танышырга егетләр генә түгел, Россия армиясе сафларына басарга теләүче кызлар да килгән иде.

Агымдагы елның көзге чакырылышы турында Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин сөйләде. «Быел хәрби хезмәткә Татарстаннан 3,5 мең кеше чакырылачак. Беренче төркем 22 октябрьдә китәчәк һәм быелгы чакрылыш декабрьнең өченче ункөнлегендә тәмамланачак», – диде ул.

Генерал сүзләренчә, хәрби хезмәткәрләрне укытуга аеруча игътибар бирелә, аларга белем алу өчен ташламалы шартлар булдырылган.

Чара барышында яшүсмерләр өчен махсус билгеләнештәге бүлекчә хезмәткәрләренең чыгышлары күрсәтелде. Шулай ук хәрби техника, казарма һәм хәрби хезмәткәрләрнең көнкүреше белән танышу да оештырылган иде.

Акция кысаларында танк училищесында корал һәм хәрби кием күргәзмәсе эшләде. Чара танк училищесының тынлы оркестры катнашындагы концерт белән тәмамланды.