"Идел" журналы үзенчәлекле флешмоб оештыра

Ләйсән урамына Ләйсән исемле кызларны җыймакчылар.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ") «Идел» яшьләр журналы 8 октябрьдә 12.00 сәгатьтә үзенчәлекле флешмоб оештыра – Ләйсән урамына Ләйсән исемле кызларны җыймакчылар.

"Казан шәһәренең Совет районына кергән Чияле бистәсендә (поселок Вишневка) Ләйсән урамына барлык Ләйсән исемле гүзәл затларны чакырабыз. Флешмобта төрле бәйгеләр, күңел ачу чаралары, тере музыка һәм башка чаралар көтелә. Ләйсән урамында Ләйсән бәйрәме ясыйк әле!.." – дип хәбәр итә оештыручылар.