Чүпрәле пенсионерлары белемнәрен күтәрә

"Өченче буын университеты" программасы нигезендә төзелгән әлеге курслар быел 42 сәгатькә исәпләнгән.

(Чүпрәле, 6 октябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). "Халыкара Өлкәннәр көне" декадасы барган көннәрдә бер төркем Чүпрәле районы пенсионерлары "Өченче буын университеты" программасы кысаларындакомпьютерга өйрәнү буенча курсларны башлап җибәрделәр, дип яза җирле басма.

Россия Федерациясе Пенсионерлар союзының җирле бүлеге җитәкчесе Дамир Алимов әйтүенчә, 2012 елдан бирле үткәрелеп килүче курсларда 250 – гә якын пенсионер компьютерда эшләргә өйрәнеп сертификатларга лаек булган. Укытуның да, пенсионерларның дәресләрне теләп үзләштерүләрен дә ассызыклыйсым килә. Чөнки, елның – елында курсларда белем алган өлкәннәребез республика конкурсларында актив катнашалар һәм призлы урыннар да яулыйлар. Шуны да искәртик, "Өченче буын университеты" программасы нигезендә төзелгән әлеге курслар быел 42 сәгатькә исәпләнгән. Белем алган өчен пенсионерлар кесәләреннән бер тиен дә акча чыгармый. Түләүләр "Россия пенсионерлар союзы" исәбеннән башкарыла.

Районда быел укырга теләк белдерүчеләр өчен Иске Чүпрәле, Иске Ишле һәм Иске Шәйморза авылларында уннан артык кешене берләштергән төркемнәр тупланган. Өлкәннәр өчен беренче дәресләр октябрь башыннан үткәрелә дә башлады. Шулай итеп, пенсионерлар урта мәктәпләрнең информатика кабинетларына килеп, компьютерда эшләү серләренә төшенәчәкләр. Ә ул серләрне өлкәннәргә мәктәпнең информатика укытучылары өйрәтәчәк. "Мондый курсларны өченче ел алып барам. Шуңа күрә пенсионерларны укытуда кайбер тәҗрибәм дә бар. Гомумән, алар белән эшләү үзенчә кызыклы. Өйрәнү юлының һәр адымын шулкадәр җитдилек белән, кызыксынып кабул итәләр. Барып чыга икән – балаларча сөенә дә беләләр", – ди тармаклы технологияләр техникумының информатика укытучысы Арифҗан Бакиров.

– Курсларга йөреп аны тәмамлый алуыбызга бик шатланабыз. Хәзер иркенләп текстлар язабыз, сканердан чыгарабыз, социаль челтәрдә үз битләребез дә бар-, дип шатланышып сөйлиләр элеккеге укучыларым,- ди Арифҗан Адельҗанович. Алар бүген төрле төбәкләрдә яшәүче туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары белән аралаша. Бүген иң киң кулланыла торган сайтларның берсенә – ТРның дәүләт хезмәтләре порталына кереп тә үзләренә файдалы бик күп мәгълүмат алалар, түләүләребезне карыйлар, ди ул. Ашарга пешерү рецептлары, файдалы киңәшләр кирәк булганда да Интернетка мөрәҗәгать итәләр икән алар. Укулар башлану уңаеннан сыйныфка килгән өлкәннәрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм техникум директоры Рамил Әхмәтов та тәбрикләделәр, программаны яхшы үзләштереп сертификат алуларын һәм компьютерны көндәлек тормышта файдаланып файдасын күрүләрен теләделәр.