Безгә Каталония дәрәҗәсенә күтәрелергә бик тә ерак — Разил Вәлиев

Халыкның милли аңы каталоннар дәрәҗәсендә түгел, ди депутат.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). «Испаниянең Каталониясен Татарстан белән параллель китереп була, әлбәттә. Әмма безнең хәл күпкә катлаулырак. Алар ни әйтсәң дә, үзләренең бәйсезлеге өчен көрәшеп, үзенә мөстәкыйльлек алды. Алар икътисад ягыннан да, финанс ягыннан да шактый бәйсезлеккә ия. Бу яктан караганда, безгә әле алар дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк», - диде Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бүген журналистлар белән аралашу барышында.

Аның фикеренчә, Каталониянең аерылырга теләү сәбәбе — төбәкнең бай булуында. «Аларның үз акчаларын башкаларга бирәсе килмидер. Без үзебезнең эшләгән акчага, үз халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә телибез, диләр алар. Һәм без үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, гомумән, бөтен үзебезнең үзенчәлекләребезне саклап калырга телибез һәм моны үзебез хәл итәргә тиеш, диләр. Без дә шундый ук таләпләр куйган идек. Әмма безгә Каталония дәрәҗәсенә күтәрелергә бик тә ерак. Халыкның милли аңы каталоннар дәрәҗәсендә түгел», - ди депутат.

Моңа мисал буларак, ул гаиләләрдә туган телдә сөйләшмәү, балаларны татар мәктәпләренә бирүчеләрнең саны аз булуны китерде.

«Әгәр дә без милләт буларак яшәргә телибез икән, һичшиксез без үз республикабызда бу мәсьәләләрне үзебез хәл итәргә тиеш», - дип нәтиҗә ясады Разил Вәлиев.