Актанышта өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде

Бәйге ике өлештән торды: беренче өлештә өлкәннәр теория буенча белемнәрен сынадылар, икенче өлештә автомобиль йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр.

(Актаныш, 6 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 4 октябрь көнне районның ДОСААФ оешмасы территориясендә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча ярыш үткәрелде. Ярышта өлкән яшьтәге гражданнар: 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар – барлыгы 13 райондашыбыз катнашты, дип яза җирле басма.

Бәйге ике өлештән торды: беренче өлештә өлкәннәр теория буенча белемнәрен сынадылар, икенче өлештә автомобиль йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә билгеләнде:
Ир-атлар арасында
1 урын – Фазуллин Фаиз
2 урын- Хуҗин Хәлил
3 урын – Хамитов Мөдәрис
Хатын-кызлар арасында
1 урын – Мансурова
2 урын- Вәлиева Инсия
3 урын – Шәехова Рәйсә

80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында быел да Басыйров Фәндускә (Пучы) тиңнәр булмады.

Җиңүчеләргә грамоталар, акчалата призлар һәм ДОСААФ ошмасының бүләкләре тапшырылды.