6 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов белем бирү хезмәткәрләрен тәбрикләде, авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы районнары билгеле, көрәшчеләр бил алышырга Себергә китте.

Рөстәм Миңнеханов: Укытучы һөнәренең нинди авыр икәнен сез генә беләсез!/Президент тантанада белем бирү хезмәткәрләрен тәбрикли.

Минтимер Шәймиев укытучы сүзен баш хәрефтән "Укытучы" дип гамәлгә кертергә тәкъдим итте/Укытучыга - дан! – дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.

Татарстанда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алдынгы районнар – исемлек/Бөртеклекләрнең иң зур уңышы – Буада.

Марат Әхмәтов: Гошер сәдакасы бирү өчен күңелнең инанган булуы кирәк/Министр әйтүенчә, бу эшләрне һәркем күңеле, йөрәге кушканча эшләргә тиеш.

Татарстан көрәшчеләре "Себер кубогы" Бөтенроссия турнирына китте/Ярышлар быел бишенче тапкыр уздырыла.

Камал театры коллективы сезон ачылыр алдыннан үз артистларының каберләрен зиярат кылды/Бүген "Зәңгәр шәл" спектакле белән театр яңа сезонын ача.

Хәния Фәрхинең Мәскәү концерты үзе исән чагында планлаштырылган иде – оештыручылар/Мәскәүдә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алу кичәсе үтәчәк.

"Рубин" футболчысы керткән гол Россия яшьләр җыелмасына җиңү китерде/Рифат Җамалетдинов матчның башыннан азагына кадәр уйнады.