ТР Хәрби комиссары көзге чакырылыш вакытында медицина тикшерүе сыйфатын күтәрүне таләп итә

Язын ТР Җыю пунктына китерелгән 238 егетнең кискен авыруы табылган һәм имгәнгән булуы ачыкланган

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда хәрби хезмәткә быел язгы чакырылыш кампаниясе барышында медицина тикшерүе узган егетләрнең 75 проценты хәрби хезмәткә яраклы дип табылган, ә Идел буе-Урал хәрби округы буенча – 65,6 процент.

Язын районнарда медицина тикшерүе үткәреп ТР Җыю пунктына китергән 868 егетне өстәмә рәвештә тикшерергә туры килгән, бу исә - язгы чакырылышның сигездән бер өлеше дигән сүз. Җыю пунктына китерелгән 238енең кискен авыруы табылган һәм имгәнгән булуы ачыкланган, 21е кире кайтарып җибәрелгән. Димәк, районнарда бу мәсьәләгә җиңелчә караш, эш куелышы начар булу дәлилләре бу. Хезмәт итү урынына язын озатылганнан соң хәрби мундир киеп өлгергән 8 татарстанлы вакытыннан алда хезмәттән азат ителгән.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында барган ТР чакырылыш комиссиясе утырышында ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин шушы мәсьәләгә игътибарны юнәлтеп, көзге чакырылыш чорында районнарда медицина тикшерүе сыйфатын күтәрүне таләп итте һәм Җыю пунктына китерәсе көнне янә медицина хезмәткәрләренә тикшереп-карап чыгарга, егетләрнең сезон буенча киенеп килүләрен тәэмин итәргә кушты.