ТР Дәүләт Советы комиссиясе – Баулыда

Районда “Россия граҗданнарына уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиянећ књчмђ утырышы булып узды

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Баулы муниципаль районында “Россия граҗданнарына уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясенең күчмә утырышы булып узды, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы.
ТР Дәүләт Советы комиссиясенең Баулы муниципаль район Советы бинасында үткән күчмә утырышында муниципаль берәмлекләрдә киләчәктә яңа биналарны төзү мөмкинлегенә турыдан-туры кагылачак мәсьәләләр каралды. Төп мәсьәлә – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә территориаль планлаштыру схемаларын кабул итү булды.
РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, республикадагы һәр муниципаль районның территориаль планлаштыру схемасы булырга тиеш, моннан тыш 956 җирлекнең генераль планы һәм Җирдән файдалану һәм анда төзелеш алып бару кагыйдәләре булу таләп ителә. Мондый схемалар һәм генераль планнар булмаган очракта, муниципаль берәмлекләр үз территорияләрендә социаль объектлар төзүгә федераль бюджет средстволарын алу һәм инвестицияләрне җәлеп итү мөмкинлекләрен файдалана алмаячаклар. Территориаль схемалар төзү буенча эш республикада 2005 елдан бирле алып барыла, 2009 елга кадәр андый проектларны төзү 50 процент күләмендә республика бюджетыннан финансланган, ләкин финанс кризисы нәтиҗәсендә, хәзерге вакытта республика бюджетында бу максатка чыгымнар каралмаган. Бүгенге көндә территориаль планлаштыру документларын муниципаль җирлекләр үз бюджетлары хисабына эшләтергә тиеш.
Күчмә утырышның Баулыда үткәрелүе очраклы түгел. Баулы шәһәренең генераль планы 2005 елда ук расланган һәм бу эштә тәҗрибәсе булган муниципаль район мисалында бөтен республика өчен әһәмиятле проблеманы карау өчен Баулы районы иң кулай урын дип табылган. Комиссия ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Николай Васильевның чыгышын тыңлап фикер алышканнан соң, Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллинның докладын тыңлады. Комиссия әгъзалары һөнәре буенча төзүче булган һәм комиссиядә каралган проблемаларны тирәннән белгән район башлыгы белән эшләүдән бик канәгать калуларын белдерде һәм тыңланган докладларга таянып чыгарылган карар өчен бердәм тавыш бирде.
2012 елның 1 гыйнварыннан соң муниципаль берәмлекләрдә территориаль планлаштыру документлары, Җирдән файдалану һәм анда төзелеш эшләре алып бару кагыйдәләре булмаган очракта шәһәр төзелеше эшчәнлегенең төп төрләрен башкару тыелачак. Шуңа күрә муниципалитетларга әлеге документларны тәртипкә китерү буенча кыска вакыт эчендә зур эш башкарырга кирәк булачак. Өлгермәүчеләр “Россия гражданнарына уңайлы торак” кебек өстенлекле илкүләм проекларда катнашуга һәм төрле социаль-мәдәни объектлар төзүгә федераль һәм республика бюджетыннан финанс ярдәме алуга дәгъва итә алмаячак.