Татарстанда нерв системасы авыруларын ботулинотерапия ярдәмендә дәвалау юнәлеше өйрәнелә

Бүген “Казан” кунакханәсендә “Периферия нерв системасы авырулары: диагностика, дәвалау һәм тернәкләндерүнең заманча ысуллары” темасына фәнни-гамәли конференциясе уза

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан” кунакханәсендә “Периферия нерв системасы авырулары: диагностика, дәвалау һәм тернәкләндерүнең заманча ысуллары” темасына фәнни-гамәли конференциясе уза. Аны “Россия тимер юллары” ААҖте сәламәтлек саклау Департаменты, “Россия тимер юллары” ААҖтенең “Казан станциясендә клиник хастаханәсе”, Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм тернәкләндерү кафедрасы, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе оештыра.
Конференцияне ачуда Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, Горький тимер юлында медицина тәэмин ителеше төбәк дирекциясе башлыгы Василий Старостин, Казан дәүләт медицина университетының ректор урынбасары Андрей Киясов катнаштылар.
Рамил Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә дәүләт һәм җирле хакимият тарафыннан сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелә. Бу конференцияне дәүләткә карамаган оешма – “Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылуы аеруча зур әһәмияткә ия. “Безнең өчен дәүләт органнары һәм дәвалау учреждениеләре арасында тыгыз бәйләнеш урнаштыру мөһим. Казанда 100 дәвалау учреждениесенең яртысы муниципалитетка карый. Һәм сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүдә барлык учреждениеләр дә катнашырга тиеш. “Россия тимер юллары” җәмгыятенең дә бу эшкә кушылу өчен теләге, куәте, белгечләре бар”, - диде Рамил Әхмәтов.
Периферия авыруларының төп неврологик синдромнары турында Казанның штаттан тыш баш неврологы, Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм тернәкләндерү кафедрасы профессоры Рәшит Алтынбаев сөйләде.
Аның әйтүенә караганда, Казанда яшәүчеләр арасында периферия нерв системасы авырулары киң таралган. 2009 елда периферия нерв системасы авырулары цереброваскуляр авыруларына караганда да ешрак очраган. Таралыш ягыннан да периферия нерв системасы авырулары икенче урынга чыга. Узган ел периферия нерв системасы авырулары беренче тапкыр 4396 кешедә теркәлгән. Баш авырту синдромы белән 8 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Рәшит Алтынбаев периферия нерв авыруларының бүгенге заманга туры килә торган классификациясе булмавы турында да әйтте.
Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм тернәкләндерү кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы профессор Әнвәр Богданов “Татар-информ”га белдергәнчә, әлеге конференциянең актуальлеге көн кебек ачык. Чөнки периферия авырулары халыкта бик еш теркәлә. Бүген неврологлар кешедә очрый торган бил авырту, баш әйләнү, баш авырту кебек авыру синдромнарын дәвалауда яңа чишелешләр эзли. Алар арасында ешрак авырту синдромнарын инъекция ярдәмендә дәвалау ысуллары, электр стимуляция, катлаулы авырулар вакытында электр стимуляторларын имплантацияләү, ботулотоксиннарны куллану кебек ысуллардан файдаланыла. Әнвәр Богданов әйтеп үткәнчә, бүгенге көндә ботулотоксиннарның авыртуны киметү сәләтенә дә ия булуы ачыкланган.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда ботулинотерапия ысулын җентекләп өйрәнү максатыннан, Экстрапирамидлы патологияләр һәм ботулинотерапия үзәге ачыла. Аны бүген Казан медицина университетының неврология һәм тернәкләндерү кафедрасы профессоры Зөләйха Җәләлова җитәкли. Анда бу төр дәвалау ысуллары буенча зур тәҗрибә туплана.
Конференциядә белгечләр тарафыннан авыртуны заманча ысуллары ярдәмендә дәвалау, авырту нерв-мускул синдромнарына ботулинотерапия үткәрү, диабетик полинейропатия, миофасциаль авырту синдромы, озак дәвамлы авырту синдромын дәвалауда арка миен стимуляцияләү кебек мәсьәләләр күтәрелә.