420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә – 7 октябрьдә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнүгә ярдәм күрсәтү комиссиясе эшенә багышланган матбугат очрашуы уза.
Бу хакта журналистларга комитет рәисе Светлана Захарова һәм комиссия җитәкчесе Евгений Ефимов сөйләячәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.