Бер төркем табиблар Биектау районының сәламәтлек саклау учреждениеләрендә булды

Тикшерү нәтиҗәләре буенча аналитик материал әзерләнә, ул Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә күрсәтеләчәк

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Казан шәһәренең 12 нче хастаханәсе баш табибы Тәүфыйк Сафин һәм Биектау район хастаханәсенең баш табибы Илдар Шәрипов үзләренең урынбасарлары һәм амбулатория мөдирләре белән бергә матди-техник хәлне һәм медикларның эш шартларын өйрәнү өчен районның сәламәтлек саклау учреждениеләренә барды, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре”.
Сәфәрнең иң беренче ноктасы Чыпчык амбулаториясе булды. Педиатр, гомуми тәҗрибә табибы кабинетларын һәм башка эш биналарын карагач, Тәүфыйк Сафин: “Эшләр шәптән түгел”, - диде. Биредә бары гинекология һәм стоматология бүлмәләре генә санитария-эпидемиология таләпләренә җавап бирә. Бөреле хастаханәсе яхшы тәэсир калдырды. Бина типовой, кабинетлар таләпләргә туры килә, хәтта буш мәйданнар да бар. Халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен лаборатор-диагностик хезмәтне үстерү, табибка алдан язылуны оештыру мөһим.
Биектау авылы амбулаториясендә кабул итүне гомуми тәҗрибә табибы, табиб-педиатр, стоматолог алып бара. Биредә күптән түгел генә төзекләндерү үткәрелсә дә, биналарның мәйданнары һәм медикларның хезмәт шартлары нормативларга тулысынча туры килми. Биектауда тагын гомуми тәҗрибә табиблары офисы бар. Ул 2007 елда Биектау районына ТР Президенты М.Шәймиевнең килүе нәтиҗәләре буенча бурычларны үтәү кысаларында оештырылган иде. Дәвалау-диагностика җиһазларын комплектлап бетерергә кирәк.
Усад амбулаториясе бинасы, иске булса да, нык. Кабинетларның мәйданнары җитәрлек, эш шартлары канәгатьләндерерлек. Ләкин төзекләндерергә, кирәкле җиһазларны булдырырга, шулай ук транспорт белән бәйле мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә кирәк.
Мәмдәл амбулаториясе 10 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Кабинетлар пациентларны нормаль кабул итү мөмкинлеге бирә. Амбулаториягә керә торган юллар яхшы хәлдә, амбулатория һәм фельдшерлык-акушерлык пунктлары арасында телефон элемтәсе бар. Монда да дәвалау-диагностика җиһазларын комплектлап бетерергә кирәк.
Дөбъяз участок хастаханәсе 2000 нче елда сафка басты. Шушы вакыт эчендә биредә агымдагы төзекләндерү дә, капиталь төзекләндерүнең дә булганы юк. Хастаханәдә тату коллектив эшли, ул тирә-күршедәге 39 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Медиклар эшләү һәм авыруларны дәвалау өчен шартлар канәгатьләндерерлек.
Маршрутның иң ахыргы ноктасы Казанның 12 нче хастаханәсендәге Кадышево амбулатория-поликлиникасы булды. Бу барлык кирәкле биналарның типовой җыелмасы, тулы җиһазлау табеле белән гомуми тәҗрибә табибы офисының типовой бинасы. Электрон теркәү бар, аннан табиб кабинетына компьютер буенча авыруның электрон амбулатор карталары тапшырыла.
Рейд тәмамланганнан соң ике баш табиб Биектау районының дәвалау-профилактика учреждениеләре белән танышу нәтиҗәләренә анализ ясады. Аларга йомгак ясап, райондагы хәлнең якын киләчәктә яхшы якка үзгәрергә тиешлеге ассызыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аналитик материал әзерләнә, ул Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә күрсәтеләчәк, районның барлык сәламәтлек саклау системасын камилләштерү программасы эшләнәчәк.