Парламентта закон чыгару эше торышы һәм перспективаларына багышланган матбугат очрашуы уза

Анда Татарстан Республикасы Законнарының торышы турында Докладны тәкъдим итү көтелә
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 8 октябрьдә парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Шакир Яһудинның законнар чыгару эшенең торышы һәм перспективаларына багышланган матбугат очрашуы була. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда Татарстан Республикасы Законнарының торышы турында Докладны тәкъдим итү көтелә.