Концертлар якташларыбызның милли җанын уята

“Татарча солянка” программасы белән чыгыш ясаучы сәнгать төркеме концертының аншлаг белән үтүе соңгы вакытлар өчен сирәк күренеш булды
(Төмән, 6 октябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бүгенге көндә Казаннан килеп Төмән шәһәрендә “Татарча солянка” программасы белән чыгыш ясаучы сәнгать төркеме концертының аншлаг белән үтүе соңгы вакытлар өчен сирәк күренеш булды. Әле күптән түгел генә: “Милләттәшләребез татар концертларына да йөрми башладылар инде”, - ди иде гастрольләрне оештыручы төмәнле Фәрит Хәкимов. Шуңа һәм якташларыбызның бернинди ризасызлык белдермәүләренә карап, төбәгебездә милли җан сүнеп бетеп бара икән, дигән фикер дә туган иде. Эш башкачарак тора икән, имәндә икән чикләвек, диярлек. Соңгы вакытларда Фәриткә концертларның гел эш көненә туры килүенә карата ризасызлык белдерүчеләр күбәеп киткән. Бу концертка тамашачыларның күпләп килүе аның якшәмбе көненә туры килүе нәтиҗәсендә булуы аңлашыла, шулай булгач.
Концерт башланыр алдыннан сәхнәгә чыгып, болай аңлатты Фәрит хәлнең асылын: “Безнең, татарларның, үз бинабыз юк, шунлыктан кайсы көнне бирәләр, шул көндә фатирга кереп үткәрәбез концертларны, концерт озаккарак сузылып китсә, шелтә дә ишетәбез Мәдәният сарае хуҗаларыннан.”
Уйлап карасаң, кайда, ничек итеп белдерсен халык ризасызлыгын я таләпләрен? Киң халык массасын җыеп киңәшмәләр үткәрү заманы үтте инде, корылтай-конференцияләрдә дә милли хәрәкәттә бөтерелеп йөргәннәр генә катнаша, алар үзләренә үзләре ризасызлык белдерми, әлбәттә. Кемнедер тотып алып, концертка килгәч белдерсә генә гади кеше моң-зарын. Бу концертның тәнәфесендә дә яныма берничә кеше килеп зарланып алды:
“Ник, чынлап та, татарларга бина бирелми, ник “Очрашулар”, “Дусларга сукмак” телерадиотапшыруларына вакыт бөтенләй кыскартылды, ник мәгълүмат чаралары, милли оешмалар проблемаларны күтәрмиләр? Вагай районында күп кенә татар авыллары машиналар йөрерлек юллар төзелмәү сәбәпле таркалып юкка чыгып баралар, кем ярдәм итәр ул авылларга...?”
Якташларыбызны җитди мәсьәләләр борчый икән, тик сорауларына аларны канәгатьләндерерлек җавап биреп кенә булмый.
Минем үземнең дә “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Алсу ханым Сәгыйтовага шундый сорау биргәнем булды: “Ник бер дә милли үсешне тоткарлаган проблемалар турында язмыйсыз?” Аның җавабы күп нәрсә турында әйтеп бирде: “ Без газетаны яшәтү турында кайгыртабыз, ябылып куюдан саклыйбыз аны”. Аңлашыла ки, хөкүмәт карамагында булган мәгълүмат чарасы сүзен чамалап кына сөйләргә мәҗбүр.
Милли оешмалар да йоклап кына ятмый, кайберләре югары органнарга юллый халык мәнфәгатьләрен кайгыртып язган мөрәҗәгатьләрен, тик нәтиҗәсе генә юк, ул турыда халыкка мәгълүм дә түгел.
Төбәгебездә Россия өчен мәңгелек булган “ Кем гаепле?” соравына, рухи-мәдәни ихтыяҗларга бәйле сорауларга уңай җавап алу өчен, милләттәшләребезгә нык берләшеп хәрәкәт итми булмас, ахры, дияргә генә кала.