Казанда РФ Дәүләт Думасының Универсиада уздыру буенча депутат берләшмәсе утырышы була

Әлеге чарада катнашучылар, Казанга килү белән, төзелә торган Универсиада объектларын караячак
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты депутатлары катнашында РФ Дәүләт Думасының 2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм уздыру буенча фракцияара депутат берләшмәсенең утырышы була.
ТР парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чарада катнашучылар, Казанга килү белән, төзелә торган Универсиада объектларын караячак.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, парламент җитәкчелегенең, шулай ук парламентның Яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру һәм Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII бөтендөнья универсиадасына әзерлеккә булышлык итү комиссия әгъзаларының катнашуы көтелә.