Башкортстан татар оешмалары берлектәге киңәшмәсен үткәрде

Башкортстан татар милли оешмалары Уфада үзләренең берлектәге киңәшмәсен үткәрде
(Уфа, 6 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары Уфада үзләренең берлектәге киңәшмәсен үткәрде.
Бу республикадагы егермегә якын татар җәмәгатьчелек оешмаларының җәйге яллардан соң тәүге уртак җыены булды. Шуның белән татар милли оешмалары җәйге тәнәфестән соң уяна башлады дияргә ярыйдыр.
Киңәшмәдә Башкортстан Татар конгрессы, БР Татар милли-мәдәни мохтарияте, Татар иҗтимагый үзәге, Татар морзалары мәҗлесе, Татар язучылары берлеге, “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе һәм башка иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре һәм актив әгъзалары катнашты.
Җыенда, нигездә, шушы елның соңгы өч аенда алда торган мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәне ачып, БР Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин иң элек узган айлардагы эшчәнлеккә бәя бирде.
“Төрле сәбәпләр аркасында, быел безнең берлеккә керүче оешмалар еш очраша алмады, - диде ул. - Моңа безнең төрле мәхкәмәләр юлында йөрүебез дә, агымдагы башка эшләрнең күп булуы да сәбәпче булды. Хәзер исә безгә бу кимчелекне бетерү шарт”.
Мәҗит Хуҗин үз чыгышында алда башкарылачак эшләр хакында да сөйләде. Аның сүзләренчә, иң төп бурыч – якын айларда Башкортстан татарлары корылтаен үткәрү.
“Хәзер аңа ныклы әзерлек алып барыла, ул җыенда без, бүгенге кискен мәсьәләләрне тикшерү белән бергә, алдагы эшебез юнәлешләрен дә билгеләячәкбез”, - диде чыгыш ясаучы.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган башка татар оешмалары җитәкчеләре һәм актив әгъзалары да тикшерелгән мәсьәләләр буенча үз фикерләрен әйтте һәм тәкъдимнәр ясады. Тәкъдимнәрнең күпчелеге татар оешмалары үткәрәчәк мәдәни чараларга кагылышлы иде.