Түбән Камада депутатлыкка кандидатлар ремонт ясала торган объектларда булды

Гражданнар инициативаларына ярдәм итү штабының күчмә киңәшмәсе узды.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Яшәү өчен шәһәр, кешеләр өчен шәһәр» шигаре астында эшләүче Гражданнар инициативаларына ярдәм итү штабының күчмә киңәшмәсе узды. Штабта катнашучылар, экспертлар һәм депутатлыкка кандидатлар Шинчылар проспекты, бер йортның ишегалды һәм «Гаилә» паркында булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты, иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча республика программасы һәм «Безнең ишегалды» проекты турында фикер алышу аеруча җанлы булды.

Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе урынбасары Тәфкил Әхмәтшин киңәшмәдә катнашучыларга быел Түбән Кама муниципаль районында юлларны ремонтлауга ун программа буенча 1,85 млрд сум, шул исәптән Шинчылар проспектының 1,9 километрлы участогын реконструкцияләүгә 365 млн сум бүлеп бирелүен аңлатты.

Тәфкил Әхмәтшин сүзләренчә, Шинчылар проспектында юлны сентябрьдә үк ачачаклар.

Гражданнар инициативалары штабы рәистәше Хәмзә Баһманов юлларны ремонтлауга җитди карашта булырга чакырды. Киләсе елда төп ремонттан тыш, Афанас боҗрасы янындагы участокларны, Вокзал урамында һәм кием базары янындагы юлны ремонтлау планлаштырыла.

Депутатлыкка кандидатлар «Безнең ишегалды» программасы буенча эш барышы буенча да сораулар бирде. Архитектор Эмиль Сираҗетдинов сүзләренчә, һәр территорияне комплекслы ремонтлау бурычы куелган.