Россия Герое Дамир Йосыповның исеме Сызрань шәһәре Мактау тактасында урын алачак

«Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең А321 аэробусы командиры Дамир Йосыпов кабат эшкә чыга.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Самолет һәлакәте вакытында күрсәткән батырлыгы өчен Россия Герое исеменә лаек булган Дамир Йосыповның исеме Сызрань шәһәре Мактау тактасында язылачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.Шәһәр башлыгы Николай Лядин 7 сентябрьдә Сызрань шәһәре Мактау тактасында Россия Герое Дамир Йосыповның исемен һәм фотосын урнаштыру турында карар кабул иткән. Мактау тактасына кандидатлар билгеләү комиссиясе әлеге карарны хуплаган.«Сызрань шәһәр округы Мактау тактасындагы яңа исемнәр» тантанасы 10.00 сәгатьтә шәһәр хакимияте бинасы янындагы төп мәйданда (Совет урамы, 96) узачак. 15 августта Мәскәүдән Симферопольгә юл тоткан А321 аэробусы, двигательләре сафтан чыгу сәбәпле, Мәскәү өлкәсендәге Жуковский аэропорты янындагы кукуруз басуына төшеп утырырга мәҗбүр булды. Самолет командиры Дамир Йосыповка Россия Герое исеме бирелде. «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең А321 аэробусы командиры Дамир Йосыпов кабат эшкә чыга, диелә бу хәбәрдә.6-7 сентябрьдә Дамир Йосыпов үзенең гаиләсе белән яшәгән Сызрань шәһәрендә Шәһәр көнен бәйрәм итәчәкләр.