ЮНЕСКО форумы Болгарда яңа “Кол Гали” кунакханәсенә туристларны җәлеп итәчәк

Татарстанның Болгар шәһәрендә биш йолдызлы кунакханә ачылу уңаеннан яңа туристик маршрутлар булдырылачак.

(Болгар, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Болгарда төзелгән яңа “Кол Гали” кунакханә комплексын “куллану белән проблемалар” булу мөмкин. Әмма халыкара дәрәҗәдәге зур форумнар, шул исәптән бу көннәрдә биредә узучы ЮНЕСКО түгәрәк өстәле, кунакларны җәлеп итәчәк.

Бүген бу хакта журналистларга Болгарда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев “Кешелеклелек мәдәни төрлелеген саклауда гуманитар куркынычсызлык һәм тотрыклы үсеш императивы буларак БМО һәм ЮНЕСКОның роле” түгәрәк өстәленнән соң әйтте.

“Кол Гали” кунакханәсе югары класслы. Аның барлыкка килүе яхшы булды. Ике компания - „Таиф“ һәм „Татнефть“ килештеләр һәм кунакханә комплексы төзеделәр. Ул дәүләт балансына тапшырылды”, - диде Минтимер Шәймиев.

Татарстанда яңа кунакханә төзелү уңаеннан яңа туристик маршрутлар булдырылачак. Мәсәлән, туристлар Казаннан Чистайга юнәлергә мөмкин, аннан соң Болгарда куналар. Икенче көнне сәяхәтче Идел буйлап паромда Зөя утрау-шәһәрчегенә юнәлә. Шулай итеп, кунакларга ислам дөньясына яңа юл ачыла.