Рөстәм Миңнеханов “Борынгы Идел” музее төзелеше проектын хуплады

Яңа музей Идел елгасы буйлап суднолар йөрешенә багышланачак.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Григорий Князев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи урыннарда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссия утырышында Зөя утрау-шәһәрчегендә “Борынгы Идел” музее төзелеше проектын хуплады. Бу хакта мәгълүмат республика башлыгы рәсми сайтында басылды.

Президент сүзләренчә, музей проекты идарәсе схемасын җентекләбрәк эшләп бетерергә һәм комиссиянең киләсе утырышына карауга чыгарырга кирәк. “Татарстан бюджеты инфраструктура булдыруга субсидия бүлеп бирә ала. Бу лаеклы, яхшы проект булыр дип уйлыйм”, - диде Миңнеханов.

“Борынгы Идел” музеен булдыру уе белән шөгыльләнүчеләр фикеренчә, музей Зөя утрау-шәһәрчегендә урнашырга тиеш. Аның экспозициясе Идел елгасы буйлап суднолар йөрешенә багышланачак.