Арчада үлем сәбәпләре буенча йөрәк–кан тамырлары авырулары — беренче урында

Арчада патологоанатом булган суд-медицина хезмәте эшли башлый

 (Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Арча районы үзәк хастаханәсе коллективының җыелышы булды. Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов 2016 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлек турында хисап тотты, алда торган бурычларны билгеләде, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.

Быел алты айда район буенча балалар туу кимегән, шул ук вакытта үлем дә бераз кими төшкән. Үлем сәбәпләре буенча йөрәк–кан тамырлары авырулары — беренче, онкология — икенче, картлык — өченче урында. Алардан соң сөт бизләре, сулыш юллары, ашказаны авырулары тора.

Матди–техник базаны ныгыту буенча күп эш башкарылды. Быел 10 фельдшерлык-акушерлык пункты ныклап төзекләндерелде, яңа 2 пункт ачылачак. Үзәк хастаханә яңара, быел икенче дәвалау корпусы ныклап төзекләндереләчәк. Арчада патологоанатом булган суд–медицина хезмәте эшли башлый.

Җыелышта катнашкан муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев районда башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Районга булган җылы карашы, ярдәме өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. Үзәк хастаханәне ныклап төзекләндерү төгәлләнгәч, поликлиникага чират җитәчәк. Шулай ук Шушмабаш табиблык амбулаториясендә төзекләндерәсе урыннар бар. Район җитәкчесе табибларга халык сәламәтлеген саклаудагы өлешләре өчен рәхмәт әйтте, әлеге исемнең дәрәҗәсен югары тотарга, сайлауларда актив катнашырга чакырды.