«Аэрофлот» АКШка Россиядән турыдан-туры рейс ясаучы бердәнбер компания булып кала

Дөньядагы эре авиакомпания булган Delta Airlines 7 сентябрьдән Россия һәм АКШ арасындагы туры очышларны туктата.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Дөньядагы эре авиакомпания булган Delta Airlines 7 сентябрьдән Россия һәм АКШ арасындагы туры очышларны туктата. Бу хакта компаниянең Россия вәкиллеге хәбәр итә.

Авиакомпаниянең соңгы туры рейсы Мәскәүдән Нью-Йоркка сишәмбе көнне халыкара Шереметьево аэропортыннан 13 сәгать 45 минутта булачак, дип хәбәр итте RNS. Бүгенге көндә Delta Airlinesның партнер булган Европа авиакомпанияләре белән рейслары Амстердам һәм Парижда күчеп утыру юлы белән башкарыла.

Россиянең  «Аэрофлот» авиакомпаниясе хәзер Америка шәһәрләре Нью-Йорк һәм Лос-Анджелеска турыдан-туры рейс ясаучы бердәнбер компания булып кала.

Исегезгә төшерәбез, чит ил авиакомпанияләре узган ел Россия базарын күпләп калдырып киткән иде. Әмма быел яз инде алар яңадан кайта башладылар. Delta Airlines авиакомпаниясе дә Россиягә очышларны яңадан торгызган эре авиакомпанияләр арасында булган.

Россия һәм АКШ компанияләре арасындагы турыдан-туры авиаэлемтәләр 2017 елның маенда яңарыр, дип көтелә.