news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсионерлар өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бәясе үзгәрүе мөмкин

Пенсионерлар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре бәясенең 50 яки 100 процентлы зур ташламаларга хокуклы булуы ихтимал.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар күләмнәренең үзгәрүе мөмкин. Пенсионерлар өчен түбән база тарифлары булдырылу каралачак. Бу хакта «Прайм» агентлыгына «Шәһәр инновацион технологияләре» ГАҖ генераль директоры Сергей Минко сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Әгәр пенсионер белән бергә эшкә яраклы туганы яшәмәсә, алар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре бәясенең 50 яки 100 процентлы зур ташламаларга хокуклы булачак», — дип билгеләп үтте эксперт.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, дәүләт социаль юнәлешкә ныграк игътибар бирә, шуңа күрә «Торак-коммуналь хезмәтләр буенча нульле тарифлар — халыкның билгеле категорияләре өчен вакыт мәсьәләсе генә».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100