news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә буенча велосипед экскурсиясен шәһәрнең баш архитекторы үткәрәчәк

Катнашу өчен барлык теләүчеләр чакырыла.

Бөгелмә буенча велосипед экскурсиясен шәһәрнең баш архитекторы үткәрәчәк
http://bugulma-tat.ru/

(Бөгелмә, 6 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә буенча велосипед экскурсиясен шәһәрнең баш архитекторы Артем Цокур үткәрәчәк. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экскурсия киләсе чәршәмбе, 11 августта кичке алтыда планлаштырылган.

Катнашучылар Г.Гафиятуллин урамы буенча Әлмәт юлында урнашкан яңа мәчет янында җыелачак.

Катнашу өчен барлык теләүчеләр чакырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100