news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия туристларына Черногориягә керү рөхсәт ителде

Черногория 7 августтан Россия гражданнарын нинди дә булса чикләүләр һәм өстәмә шартларсыз кабул итәргә әзер.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россия туристларына нинди дә булса чикләүләр һәм шартлар булмаган хәлдә Черногориягә керүне рөхсәт иттеләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Иртәгәдән, 7 августтан, Черногориягә өстәмә шартларсыз керә ала торган илләр исемлеге бастырылды», - диелә Черногория Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Исемлеккә Азәрбайҗан, Беларусь, Зимбабве, Канада, Россия, Украина кертелгән.

Элегрәк ил хөкүмәте каршындагы Милли координация советы Россияне эпидемиологик имин илләрнең «Яшел исемлегенә» керткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100