Хәйриячеләр Түбән Каманың мохтаҗ кешеләренә 1,5 тонна ит тараткан

Бу итне мохтаҗларга адреслар буенча таратканнар.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Түбән Кама халкыннан мохтаҗларга өләшү өчен, үзәк мәчеткә бер ярым тоннага якын корбан ите китерелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу итне мохтаҗларга адреслар буенча таратканнар. Исемлекне инвалидлар җәмгыяте һәм җирле үзидарә рәисләре төзегән. Гомумән алганда, ирекле ярдәмчеләр алты йөзгә якын гаиләгә Корбан гаете күчтәнәче китергән.

Мәчеттән хәбәр итүләренчә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр үзләре яши торган йортлары буенча җаваплы кешегә яки җирле үзидарә рәисенә мөрәҗәгать итә алалар.