news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста яшь гаилә ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алды

Бу көнне Динар һәм Динара Мотыйгуллиннарның никахлары теркәлде.

Апаста яшь гаилә ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алды
http://apastovo.ru/

(Апас, 6 август, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). ТАССРның 100 еллыгы флагын Апасның иң яшь Мотыйгуллиннар гаиләсе дә каршы алды Бу көнне районның ЗАГС бинасында Динар һәм Динара Мотыйгуллиннарның никахлары теркәлде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яшь гаиләне котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да килде. Ул яшь гаиләгә олы хөрмәтен белдереп, беренче документ һәм истәлекле бүләк тапшырды.

«Сез һәммәбез өчен истәлекле булган — ТАССР төзелүгә 100 ел һәм районыбыз оешуга 90 ел тулган елда олы тормыш юлына аяк бастыгыз. Бу көн сезнең гаилә тормышында зур истәлек булып сакланыр. Ак юллар, тигез, матур тормыш сезгә, яшьләр!» — диде ул.

Яшьләрне әти-әниләре, якын туганнары да тәбрик итте. Алар хөрмәтенә район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырларын яңгыратты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100