Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта хатын-кызлар арасында иң оста машина йөртүчене ачыкладылар
Җиңүче республика күләменендә оештырылачак "Автотуташ-2020" бәйгесендә район данын яклаячак.
(Актаныш, 6 август, «Татар-информ», «Актаныш таңнары»). Актанышта дистә еллар рәттән иң оста машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан «Автотуташ» бәйгесе уздырылып килә. быел да бәйгедә катнашучылар арасында җиңүчеләр ачыкланды. бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.
Үз көченә ышанган һәм осталыгын күрсәтергә әзер булган дистәдән артык хатын-кыз анда үз көчләрен сыный. Быел да әлеге бәйге шундый 10 гүзәл затны бергә туплады. Бәйге ике этапны үз эченә алды. Беренче өлештә конкурсантлар 10 минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә тиеш булсалар, икенче этапта фигуралы йөртүдә үз көчләрен сынап карадылар
Урыннар исә катнашучыларның теоретик белемнәренә һәм машина йөртү осталыкларына карап чыгарылды. 3 урынга Актаныштан Алена Аскарова, 2 урынга Пучыдан Ләйсән Газизова иреште. Алсу Хуҗина җиңүче булып танылды. Ул Республика күләменендә оештырылачак «Автотуташ-2020» бәйгесендә район данын яклаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз