news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда Республика көненә яр буе төзекләндерелә

Яр буен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 22 миллион сум бүлеп бирелгән.

Аксубайда Республика көненә  яр буе төзекләндерелә
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 6 август, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Аксубайның үзәк Мазилин урамындагы инешнең яр буен төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Бер-бер артлы проектта билгеләнгән архитектура формалары төзелә, брусчаткадан сукмаклар салына, инеш аша булачак күпер конструкцияләре уза.

Көн саен монда дистәләгән кеше эшли, төзелеш барышын район башлыгы шәхси контрольдә тота. Аның һәр эш көне иртәсе элеге объектта планеркалардан башлана һәм тәмамлана. Елгадагы эшләр апрель аенда ук башланды. Яр буен төзү тәмамланмаган әле, ә кичен монда бакалар концерт куя инде, төнлә инеш өсте универсаль технологияләр техникумыннан төшкән утлар белән яктыртыла.

Тиздән яр буенда фонарьлар, эскәмияләр урнаштыра башлаячаклар, амфитеатрның эшләп китү сәгатенә дә ерак калмаган, ә техникум тарафында китап сөючеләр өчен беседкалар куячаклар.

«Мазилин урамында яр буен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 22 миллион сум бүлеп бирелде. Су дәрәҗәсен күтәрдек, монда инеш урынына күл барлыкка килде. Елга белән төрәлеп торган Мазилин урамы да төзекләндерелә, яңа асфальт салачакбыз, ул ял зоналарына бүленгән инде, балалар мәйданчыклары төзедек, ел саен күбрәк чәчәкләр утыртабыз, газон да чәчтек», — дип сөйләде район башлыгы Камил Гилманов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100