Татарстан инкассация идарәсе җитәкчесенә “Фидакяр хезмәт өчен” медале тапшырылды

Бүләкне Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары тапшырды.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның инкассация идарәсе оешмасы җитәкчесе Вәсим Вахитовка "Фидакяр хезмәт өчен" медале тапшырылды. Бүләкне Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.

“Татарстан Президенты исеменнән һәм шәхсән үземнән иң җылы һәм ихлас теләкләремне әйтәсем килә. Күп еллар дәвамында инкассация оешмасы ышанычлы партнер булып торды һәм республиканың икътисади, социаль өлкәләренең үсешенә йогынты ясады”, - диде ул.

Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанның Россиядә социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча беренчелектә торуын билгеләп узды. "Һичшиксез, монда инкассация оешмасының әһәмияте гаять зур. Хөкүмәт сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтле”, - диде ул.

Чарага Россиянең иң яхшы инкассаторлары, инкассация ветераннары чакырылды. Шулай ук инкассациядә хезмәт куйган зур оешмаларның җитәкчеләре, кредит оешмалары, банк вәкилләре дә бар иде.

  • Татарстан Республикасы инкассация идарәсе - Россия инкассациясенең филиалы. Ул 30 елдан артык инкассация һәм кыйммәтле әйберләрне ташу буенча хезмәт күрсәтә. Татарстан инкассация идарәсенең клиентлары булып барлыгы 2000нән артык оешма, банк, дәүләт оешмалары, юридик һәм физик затлар, шәхси эшмәкәрләр санала.