Аксубайда янгын куркынычсызлыгы турында сөйләшү булды

Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов, уракка җәлеп ителгән бөтен кеше дә янгынга каршы инструктаж үтәргә тиеш.
(Аксубай, 6 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Алда җаваплы чор – уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Амбарларны ашлык белән тутыру – игенчеләр өчен зур көч сорый торган хезмәт. Алар ашлыкның бер генә бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу өчен кыска срокларда, таңнан-таңга кадәр тырыш хезмәт куялар. Чираттагы эшлекле дүшәмбедә Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов агрофирма һәм хуҗалык итүнең кече формасы җитәкчеләренә урак өстендә инструктаж планында да, янгын иминлегенә кагылышлы да эшчеләр өчен җаваплылыкның алар өстендә булуы хакында искәртте.Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов, уракка җәлеп ителгән бөтен кеше дә кыр эшләре башланганчыга кадәр янгынга каршы инструктаж үтәргә тиеш, дип ассызыклады. Шул исәптән янгын сүндерү чараларының булуы һәм аларны, ашыгыч рәвештә куллану мөмкинлеген тәэмин итеп, әзерлектә тоту шарт. Шулай ук төп таләпләрне дә искә төшерде: вакытлыча кыр станнарын иген массивларыннан, ындыр табакларыннан, урман массивларыннан һ.б. урыннардан йөз метр ераклыкта урнаштырырга.Кыр станнары һәм ындыр табаклары мәйданчыклары әйләнәсе дүрт метрдан да ким булмаган киңлектә сөрелгән булырга тиеш. Иген массивларында һәм аларга якын урыннарда, салам һәм печән эскертләре янында ут кулланып нинди дә булса эшләр башкару тыела. Кыр шартларында ягулык-майлау материаллары белән тәэмин иткәндә һәм газ-электр эретеп-ябыштыру эшләрен башкарганда таләпләрне катгый үтәү сорала. Техниканы иген массивларында ремонтларга ярамый. Кырларда камыл, салам калдыклары яндыру, урман массивларына, саклагыч һәм яшеллек өчен утыртылган урман полосаларына якын җир участокларында үлән, чүп яндыру, учак ягу шулай ук катгый рәвештә тыела.– Үләннәрнең янып китүендә, шул исәптән кыр шартларында да, һәрвакытта да кешеләр гаепле. Караучысыз калдырылган учак, сүндерелмәгән тәмәке яки очраклы ташланган шырпыдан да камыл бик тиз янып китәргә мөмкин, – дип аңлатма бирде Руслан Ибляминов. – Янгын кагыйдәләрен бозучыларга штраф салу сыйфатында административ җаваплылык каралган: гражданнарга – 1,5 мең сум, урындагы затларга 20 мең сум күләмендә. Янгын аркасында шактый зур күләмдә матди зыян салына икән, бер елга кадәр иректән мәхрүм итүне үз эченә алган җинаять җаваплылыгы каралган.Табигый янгын зонасына эләккәндә, бу хакта стационар телефоннардан – “01“, “101“, кәрәзле телефоннан 112 номерларын җыярга. Шуны исегездән чыгармагыз: янгын иминлеге чараларын үтәү – ул сезнең һәм урак өстендә катнашучыларның гомерен саклап калуда төп нигез булып тора!