news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәнне «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә тәкъдим итәчәкләр

Ветераннар сугыш өчен чыгарылган һәр өченче совет снаряды Яшел Үзәндә җитештерелгәнлеген сөйли.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышы елларында Яшел Үзәндә сугыш катерлары һәм артиллерия өчен хәрби кирәк-яраклар җитештерелә, шуның белән алар Җиңүне якынайта. Шул уңайдан кала «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек. Бу хакта Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев район Советының 58нче сессиясендә әйтте.

Үз чыгышында ул Яшел Үзән районыннан фронтка 35 меңгә якын кеше китүен, аларның һәр өченчесе һәлак булуын искәртте. Шулай ук калган халык та Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен куйган. «Горький исемендәге завод бронекатерлар чыгара. 1941 елдан 1945 елга кадәр анда 117 катер төзелә. Алар Идел, Днепр һәм Дунай флотилияләре составына керә. Безнең бронекатерларыбызның күбесе сугыш барышын үзгәрткән данлыклы Сталинград сугышында катнаша», — диде Афанасьев.

Район җитәкчесе хәзер дә Горький исемендәге завод Россиядәге һәр өченче хәрби корабны чыгара, дип ачыклык кертте. Серго исемендәге заводка килгәндә, ул сугыш елларында кече калибрлы артиллерия өчен снарядлар чыгарган. Заводта эшләүчеләр фронтка барлыгы 110 млн тирәсе снаряд җибәргән. Ветераннар сүзләренә караганда, дошманга каршы булган һәр өченче совет снаряды Яшел Үзәндә җитештерелгән.

«Россия Президенты Указы нигезендә илебезнең 20 шәһәре хезмәт батырлыгы шәһәрләре, алар арасында Казан да бар. Без бу вакыйга белән барлык шәһәр халкын һәм татарстанлыларны котлыйбыз. Яшел Үзән заводларының хезмәт коллективлары, безнең халык фашизмны җиңүгә зур өлеш кертте, шуңа күрә Яшел Үзән дә „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ исеменә тулы хокуклы дип саныйм», — диде Афанасьев.

«Бездә кирәкле документлар бар, бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәкбез. Безгә бу эштә ярдәм итүегезне сорыйм», — диде Михаил Афанасьев, Татарстан парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтыновка мөрәҗәгать итеп. 

Элегрәк «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирүгә дәгъва кылучы шәһәрләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим иткән иде. Аңа Җиңү яулауга ярдәм иткән тагын берничә оборона сәнәгате үзәкләре керә ала. Сәясәтче үзенең инициативасы турында РФ Президенты Владимир Путин белән очрашу барышында сөйләде. Президент аны хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100