Кукмараның никахлашу сараенда йөзенче пар язылышты

Аларга Кукмара районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.

(Кукмара, 6 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Кукмараның никахлашу сараенда Алия һәм Руслан Хисмәтуллиннарның никахлары теркәлде. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле: алар — быел Кукмара районында никахларын йөзенче булып теркәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хисмәтуллиннар, никах теркәү кенәгәсенә үз имзаларын куеп, балдаклар алышты. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина яшь парга мөрәҗәгать итеп, чын күңелдән гаилә корулары белән тәбрикләде, аларга Кукмара районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.