news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 71 ел бергә яшәгән гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырачаклар

Бүләк 12 гаилә парына Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме (ул 8 июльдә билгеләп үтелә) уңаеннан тапшырылачак.

Казанда 71 ел бергә яшәгән гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырачаклар

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда бергә 71 ел яшәгән ир белән хатынга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырачаклар. ЗАГС идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина Казан мэриясендә узган онлайн-брифингта шулай дип белдерде.

«Быел Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә башлаганга 12 ел тула. Әлеге уңайдан 12 гаиләгә иҗтимагый бүләк, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак», - диде Миңнуллина.

Бөек Ватан сугышы ветераннары Зинаида һәм Алексей Шевелевлар гаиләсе бүләкләнүчеләр исемлегенең башында тора. Алар инде 71 ел бергә. Икесе дә «Бөек Ватан сугышы елларында данлы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

Медальне шулай ук Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә билгеле Маргарита һәм Анатолий Шутиковлар гаиләсенә дә тапшырачаклар. Алар тиздән бергә тормыш итүләренең 51 еллыгын билгеләп үтәчәк. Гаилә башлыгы – Татарстан Дәүләт халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры, Россиянең халык артисты. Хатыны исә – Казанның кадет интернат-мәктәбе базасындагы хәрби-музыкаль классларга нигез салучыларның берсе.

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален өйдә тапшырачаклар. Вазгыять җайга салыну белән үк, 12 гаилә парына тантаналы шартларда кадер-хөрмәт күрсәтәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100